Нурлат китапханәсендә “Тинейджерлар территориясе” барлыкка килде

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе
Нурлат китапханәсенең уку залында яшьләр өчен кечкенә генә почмак булдырылган. Әлегә яшь китап укучыларга кызыклы һәм заманча әдәбият тәкъдим ителә, алга таба Wi Fi системасы урнаштыру да күздә тотыла.
- Бу даими күргәзмә, ул яшьләрнең ихтыяҗы һәм кызыксынуына карап яңартыла. Без аларның игътибарын җәлеп итүне генә бурыч итеп куймыйбыз, яшьләрдән китапханәбездә тагы ниләр күрәселәре килүе турындагы фикер һәм тәкъдимнәрен көтәбез, - ди җирлекара китапханә директоры Роза Липатова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International