Татарстанда 58 меңгә якын укучы татар телендә белем ала

2025 елның 11 апреле, җомга

Татарстанда татар телендә белем бирүче һәм аерым фәннәрне рус телендә укытучы 591 мәктәп эшли. Аларда 82 меңнән артык укучы белем ала, шуларның 57,8 меңнән артыгы туган телендә. Мондый мәгълүматлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапта китерелә.

Татарстанда 193,9 меңнән артык бала 1,9 меңнән артык мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөри. 711 балалар бакчасында 27,1 мең бала татар телендә тәрбия ала. 653 рус-татар балалар бакчасында 1,4 меңгә якын татар төркемнәре булдырылган, аларда 24,9 меңнән артык бала тәрбияләнә.

“Республика буенча туган (рус булмаган) телдә тәрбия һәм укыту 55,6% тәшкил итә”, - дип билгеләп үтелә хисапта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International