«Алабуга» МИЗга меңләгән яшүсмерне эшкә урнаштырачаклар

2025 елның 11 апреле, җомга

«Алабуга» махсус икътисадый зонасында быел «Алабуга ТОП» бөтенроссия проекты кысаларында 1 мең яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла, ул 1 июньдә старт ала һәм август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Беренче тапкыр проект 2024 елда гамәлгә ашырылды һәм быел җәй өч тапкырга арта - катнашучылар саны буенча да, чаралар саны буенча да.

РСО идарәсе рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Юлия Дрожжина сүзләренчә, проект, үсмерләрдә дә, ата-аналарда да кызыксыну уятып, үзенең нәтиҗәлелеген раслады.

Проектта катнашучыларга яшәү урыныннан Алабугага кадәр һәм аннан кайту оештырылачак, шулай ук өч тапкыр ашату һәм яшәү тәэмин ителәчәк. Яшүсмерләр, офис-менеджерлар, ярдәмче эшчеләр һәм территорияләрне җыештыру хезмәткәрләре эшен остазлар җитәкчелегендә эшләячәк. Проектта катнашуга гаризалар студентлар отрядларының төбәк бүлекләре аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International