Билгеле булганча, быел республикада иң яхшы капиталь ремонтны Актаныш районының Мари Суксуы мәктәбе уздырган иде. Татар да, рус та түгел, ә мари укучылары белем алган мәктәп бу. Әлеге милләт балалары өчен нинди шартлар тудырылуы белән без дә кызыксынырга булдык.
– 2008 елда мәктәпнең түбәсе алыштырылган иде. Ләкин яңгыр яуганда аннан су үтте. Техник хезмәткәрләр ул чакта чиләк куеп торды, – дип искә ала мәктәп директоры Эдуард Галиев әлеге күңелсез чакларны. Түбә – бер мәсьәлә, әле бит сыйныф бүлмәләренең диварлары куба, тышкы яктан кирпечләре уыла бара, тәрәзәләрдән җил өрә, бәдрәф урамда, канализация юк, җылы су үткәрелмәгән. Кыскасы, әле яңа уку елына кадәр генә хәлләр менә шундыйрак булган. Аның каравы хәзер мәктәп төзеклеге, матурлыгы белән сокландыра. Спорт залларында хәтта душларга кадәр бар. “Ремонт ясату күңелне күтәреп җибәрде. Укытучыларга тагын да яхшырак укытырга, укучыларга әйбәтрәк укырга этәргеч бирде”, – ди мари теле укытучысы Ирина Галиева.
Соңгы елларда республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасына кертелгән “яше” утыздан арткан белем бирү учреждениеләре яңарыш белән беррәттән әнә шундый шатлык кичерә. Мари Суксуы мәктәбенә республика бюджетыннан 16 миллион сумнан артык акча бирелгән булса, район җирлеге дә 2 миллион сум өстәгән. Анысы инде мәктәпнең эчке ягын матурлау, ишегалдына асфальт җәю, койма кою өчен тотылган. Шулай ук “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” дигән акция кысаларында, миллионнар булмаса да, 350 мең сум акча җыелган. Иганәчеләр ярдәмендә тәрәзә челтәрләре, стендлар яңартылган, башка кирәк-яраклар сатып алынган. Ә менә мәктәпләрне төзекләндерү буенча бәйгедә җиңгән өчен бүленгән 500 мең сум акча белем сыйфатын яхшыртуга китәчәк.
Мәктәптә бүген 57 укучы белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге 34 бала исәпләнә. Димәк, демография мәсьәләсе начар түгел. Үз гореф-гадәтләрен онытмаган авыл халкы мәктәпне белем бирү генә түгел, традицияләрне саклау учагы итеп тә күрә. Биредә оештырылган “Шийпамаш” мари ансамбленә кечесе дә, олысы да йөри. Шуңа күрә дә 2010 елда 11 еллык мәктәпне тугызъеллыкка калдыру турында сүз чыккач, авыл кешеләре үзгәрттермибез дип үз сүзендә нык торган. Югыйсә югары сыйныф укучыларына чакрымнар да үтәсе булмаган булыр иде. Тәкъдим ителгән Татар Суксуы урта мәктәбе кул сузымында гына. Әлеге ике авыл бер-берсенә кушылган дисәң дә була. Әмма гореф-гадәтләре генә төрле. Мари балалары өйләрендә – туган телләрендә, урамда – татарча, мәктәптә русча аралаша. Башлангыч сыйныфта үз телләрендә укыйлар. Мари теле дәреслекләре белән тәэмин итүдә проблема юк икән. Бу мәсьәләдә аларга Мари Иле республикасы булыша.
Ике ел эчендә бездә 300дән артык мәктәп төзекләндерелгән булса, 2014 елда тагын 164не яңартмакчылар.