17 апрельдә Волгоградта "Сталинград сугышы" Музей-панорамасында Бөек Ватан сугышы елларында нацист җинаятьләре корбаннарын искә алу көненә багышланган «Пусть помнит мир спасенный…», җиңүчеләр буыннары очрашуы узды. Видео-конференц-элемтә форматында чарага РФ мәгариф министры Сергей Кравцов кушылды. Концлагерьларның элеккеге тоткыннары, сугыш балалары һәм аларның туганнары, шулай ук махсус хәрби операция сугышчылары һәм «Без срока давности» проектында катнашучылар яшьләрне тарихи агарту мөһимлеге һәм Ауропаны нацизмнан азат итүдә Кызыл армиянең роле турында фикер алыштылар.
Очрашуда РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев һәм Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасары Лариса Савина катнашты.
Чара азагында очрашуда катнашучылар тарафыннан әзерләнгән киләчәк буыннарга тиешле күрсәтмә укылды һәм имзаланды. Ул Волгоградның Дзержинск районы "Олимпия" үзәгенә саклауга тапшырылачак.