Мәктәптә яңа фән: беренче нәтиҗәләр

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

“Мәктәптә дини мәдәният­ләр һәм дөньяви әхлак нигезләрен өйрәнү: аның кыенлыклары һәм киләчәге”. 7-8 ноябрьдә башкалабызда ТФАның Тарих институтындагы Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсе Европа Тарих укытучылары берләшмәсе канаты астында әнә шундый актуаль темага халыкара конференция оештырды.

Бик вакытлы сөйләшү булды бу. Инде менә икенче ел рәсми рәвештә Татарстан мәк­тәпләрендә дә дини мәдә­ният­ләр һәм дөньяви әхлак нигез­ләрен укыта башладылар. Мәгълүм булганча, РФ Мә­га­риф һәм фән министрлыгы яңа фәнне укытуның алты модулен тәкъдим иткән иде. Республикабызда шуның икесен, тәгаен алганда, дини мәдәниятләр һәм дөньяви әхлак нигезләрен сайлап алдылар.

Казандагы халыкара кон­ференциядә дә укытучы шә­хе­сенә зур игътибар бирелде: иң элек укытучыларны укытырга, тәрбияләргә кирәк, дип әйтелде. “Без иң әүвәл кушканны өйрәтсәк тә, чынбарлыкта балаларыбызга кү­ңелдәгене, үзебез дөрес, хак санаганны җиткерәбез”, – диде, мәсәлән, Нидерландтан килгән Европа Тарих укытучылары берләш­мәсе эксперты Катарина Мээстер. Чынлап та, җитди мәсьә­лә бу. Әнә Пермь краеннан килгән тарих укытучысы “Дөньяви әхлак” дәресе укытканда правосла­виегә өстен­лек бирүен таныды. Грециянең Аттика шәһәреннән килгән мәктәп инспекторы Катерина Брентаноу грек мәктәпләрен­дә православ дине нигезләрен беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр өйрәнүләрен бәян итте. “Безнең өчен грек һәм православ булу бер-берсеннән аерылгысыз. Афина – Европада мәчете булмаган бердәнбер башкала. Бездә православие дәүләт дине дип танылган. Укучылар, студентлар право­слав-христиан динен белергә тиеш”, – дип белдерде ул. Дө­рес, соңгы вакытта грек хөкү­мәте төрек балаларына төрек теле укытырга һәм Коръән өйрәнергә рөхсәт биргән.

Ә менә Нидерландта телә­сә нинди дини – католик, протестант, яһүди, ислам мәктәбе ачарга мөмкин икән. Дәүләт андый мәктәпләрне тотуга акча бирә. Алар белем бирү стандартлары таләпләренә җавап бирергә тиеш. Әгәр мәктәп ул стандартны тәэмин итә алмаса, ягъни БДИ вакытында укучыларның белем дәрәҗәсе түбән булса, монда дәүләт мәгариф инспекциясен җибәрә һәм проблеманы хәл итү юлларын ачыклый. Икенче мәртәбә кисәтү ясала икән, мәктәпкә дәүләттән акча бирелми башлый.

Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов: “Европа тиңдәшлеге дигәндә христианлыкны күздә тоталар. Ислам дине, мөсел­ман­нар уңай сурәтләнгән дәрес­лекләр аз. Күп кенә Россия дәреслек­ләрендә дә исламны күрмә­меш­кә салышалар, яки тискә­ре мәгънәдә яктырталар. Россия дәреслекләрендә исламга бик аз урын бирелә. Әйтик, Испания тарихында да мөсел­ман­­­­нарга игътибар ит­миләр диярлек. Югыйсә Ис­па­ниянең күпчелек җирләре җиде гасыр буе, ягъни VII–XIV гасырларда ислам йогынтысында булган. Кордоводагы мәшһүр ислам университетын гына искә алыйк. Күп кенә дәрес­лекләр стереотиплар, тискә­ре карашлар белән тулган. Без­нең укыту стандартлары яхшы. Әмма анда сәгать­ләр тө­гәл бүлен­мәгән. Укытучы телә­сә – мө­сел­маннар турында сөйли, теләмәсә – юк”, – ди. Европада мультикультурализм кризисы күзәтелә. Мигрант мөсел­ман­­­нарга тис­кәре мөнә­сәбәт яшәп килә, дип чаң суга экспертлар. Югыйсә мөсел­ман­лык Европа өчен алай ук яңа күренеш түгел. Польша, Югославия, Литвада, мәсәлән, мө­сел­ман­нар алты гасыр яшәп килә. Әмма Европа исламофобия чиреннән аерылырга ашыкмый. Дөрес, Герма­ниядә (тө­рекләр ишле булгангамы), мө­сел­маннар кимсен­мәсен дип, кайбер адымнар ясый башладылар.

Кон­фе­ренциядә чыгыш ясаган КФУ доценты Диләрә Мифтахетдинова, ил күлә­мендә ата-аналарның 50-60 проценты мәктәпләрдә православ мә­дәнияте нигез­ләрен укытуга өстенлек бир­гән; мөселман ата-аналарның 9 проценты гына ислам мәдә­ниятен сайлаган, дигән саннар китерде. Конференцияне оеш­тыру­чы­лар әле­ге мөһим сөйлә­шүгә ислам, православ, яһүди дин­нәре җи­тәкчеләрен дә чакырган булган. Әмма чарага Казан епар­хиясенең дини белем бирү бүлеге мөдире, иерей Сергей Шкуро гына кил­гән иде.

– Төрле ил галимнәрен, мәктәп укытучыларын җыеп, уртак проблемалар турында сөйләштек. Бездән аермалы бу­ла­рак, дини мәдәният ни­гез­ләре Европада күп­тәннән укытыла. Европа укытучылары, мастер-класслар үткәреп, эш­ләү үрнәкләрен күрсәтте­ләр. Аларның эш алымнары без­нең укытучыларыбыз өчен дә файдалы булыр, – дип нәтиҗә ясады ахырда конференцияне оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International