89 төбәктән мәктәп укучылары «Ледокол знаний» фәнни-агарту проектында катнаша. Теркәлү саны буенча лидерлар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Красноярск һәм Краснодар крайлары, Ростов, Чиләбе һәм Түбән Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы булды. "Росатом" ның 6 нчы арктик экспедициясенә "Җиңүгә 50 ел" атом бозваткычында юл тотачак җиңүчеләрнең исемнәре июньдә билгеле булачак.
«Ледокол знаний» проектының алтынчы сезонында укучылар өч тректа ярышалар: «Тикшерүче», «Уйлап табучы» һәм «Инноватор». Проектта катнашу өчен 2025 елның 5 маена кадәр сайтта теркәлергә, викторинада, вебинарларда катнашырга һәм иҗади биремнәрдә үз белемнәреңне күрсәтергә кирәк.
2025 елда экспедициягә 70 мәктәп укучысы эләгәчәк.