Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты максатлары нигезендә эшче һөнәрләре, хезмәткәр вазыйфалары буенча һөнәри белем бирүнең язгы этабы тормышка ашырыла. Бу язда республикада өстәмә белгечлекне 3,3 меңнән артык яшь кеше бушлай алачак. Бу хакта студентлар хезмәт отрядларының республика үзәгендә хәбәр иттеләр.
Студентлар отрядларында катнашучыларны укыту Татарстанның 17 районындагы 36 югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортында уза. Аларның яртысыннан артыгын республика башкаласында эшче белгечлекләре ала. Казан мәгариф оешмаларына 54,9% туры килә. Шулай ук лидерлар бишлегенә Түбән Кама (7%), Чаллы (6,7%), Чистай (4,8%) һәм Әлмәт (4,5%) керә.
Гомуми белем бирү учреждениеләренә уку-укыту программаларын гамәлгә ашыру өчен конкурс нигезендә субсидия бирелә. Студентларның үзләре өчен укыту бушлай, төп шарт - һөнәр үзләштерү һәм җәйге сезонны Россия студентлар отрядлары составында эшләү.
Программа 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла, бу чорда Татарстанның студент отрядларында катнашучы 9502 кеше эшче белгечлеге алды.