28-30 апрельдә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына шулай ук локаль сугышларда, кораллы конфликтларда һәм МХОда һәлак булганнар истәлегенә багышланган "Хәтер" XV Халыкара футбол турниры узды . Анда Новосибирск, Кемерово, Омск, Рязань һәм Калининград өлкәләреннән, Приморье краеннан, Мәскәү һәм Беларусь Республикасыннан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 70 балалар катнашты.
Татарстаннан Әлмәт балалар йортының “Шкид” командасы катнашты. "Шкид" командасы югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм 2 урынны яулады. Балаларны һәм остазлары Н.А. Харисовны җиңүләре белән котлыйбыз һәм балаларга киләчәктә уңышлар теләп калабыз!