Татарстан укучылары химия буенча Халыкара олимпиадада ике алтын медаль яуладылар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Химия буенча Халыкара Менделеев олимпиадасында Россия командасы составында Татарстан укучылары ике алтын медаль яуладылар. Җиңүчеләрне каршыларга һәм котларга Казан аэропортына ата-аналар һәм чемпионнарның укытучылары, аларның сыйныфташлары, шулай ук ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин килде.

Ул аларны җиңүләре белән котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук ата-аналарга һәм чемпионнарның укытучыларына уңышларына өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Химия буенча Халыкара Менделеев Олимпиадасы Бразилиядәге Белу-Оризонти университетында тәмамланды. Россия Федерациясе командасыннан барлык 10 бала да алтын медальләр яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International