Сергей Кравцов хәзерге рус теленең норматив сүзлекләре, белешмә һәм грамматикасы исемлеген тәкъдим итте

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Заманча рус әдәби теле нормаларын теркәүче норматив сүзлекләрнең, белешмәлекләрнең һәм грамматикаларның рәсми исемлеген тәкъдир итү 21 майда «Россия сегодня» Медиатөркеменең Халыкара мультимедиа матбугат үзәге мәйданчыгында узды. Чарада РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов, лингвистика, юриспруденция, мәгариф һәм фән өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашты.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы 2026 елдан башлап Петербург тел форумын уздыру инициативасы белән чыгыш ясады. Чара рус телен өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә экспертларның һөнәри диалогы өчен мәйданчык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International