Татарстан вәкилләре Белоруссиягә һөнәри осталык конкурсына китте

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 23-26 маенда Беларусь Республикасында ProfSkills Belarus 2025 һөнәри осталыкның VI республика конкурсы узачак. Аңа Татарстанның 17 вәкиле дип хәбәр итә сәфәрне оештыручылар.

Конкурс җитештерү, мәгълүмати, төзелеш, транспорт технологияләре, социаль һәм шәхси хезмәтләр өлкәсендә яшь белгечләр һәм студентлар арасында уздырыла. Өстәмә рәвештә чемпионат кысаларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашында Inclusive Skills компетенцияләре буенча ярышлар оештырыла.

Татарстанлылар веб-дизайн, яшелчәчелек, мобиль робототехника, чәчтарашханә сәнгате, флористика, мәктәпкәчә белем бирү, мәгълүмати кабель челтәрләре кебек компетенцияләрдә ярышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International