Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы

2025 елның 24 мае, шимбә

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Сезне гаҗәеп көн- Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм!

Бу көн аеруча мөһим, чөнки ул сезнең тормышыгызда чираттагы этапны

тәмамлау гына түгел, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар өчен дә ишекләр

ачылу.

Сез бик зур эш башкардыгыз, укыдыгыз-өйрәндегез, авырлыкларны җиңеп, уңышларга ирештегез. Алда БДИ тапшыру, бу имтихан сынауларын җиңеллек белән җиңеп чыгуыгызны телим, иң мөһиме - үзегезгә һәм үз көчегезгә ышаныгыз. Мәктәп елларында алган белемнәрегез сезгә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам.

Сезнең күңелегездә мәктәп еллары турында якты истәлекләр генә калсын, ә алда әле кызыклы һәм мавыктыргычлары күп булыр.

Укытучыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм. Алар сезгә белем, көч һәм бар күңелләрен бирделәр, уку еллары дәвамында ярдәм иттеләр, казанышларга рухландырдылар һәм кыенлыкларны җиңәргә булыштылар.

Ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләре. Аларның мәхәббәте, кайгыртуы һәм ярдәме сезне уку юлында озата барды.

Сез - безнең киләчәгебез, барлык башлангычларыгызда уңышлар, нык

сәламәтлек телим! Сезне уңышка илткән юлда бернинди киртәләр дә

туктатмасын. Без сезнең белән горурланабыз!

Барлык балаларга да яхшы һәм имин җәйге каникуллар телим. Бу көннәрне гаиләгез, дусларыгыз белән үткәрегез, китаплар укыгыз, яраткан эшләрегез белән шөгыльләнегез, әти-әниләрегезгә ярдәм итегез һәм әби-бабайларыгыз турында да онытмагыз. Барыгызга да күңелле яллар телим!

 

Татарстан Республикасы

мәгариф һәм фән министры                                                                                      И.Г.Һадиуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International