Татарстанның мәктәп яны лагерьларында 55 меңнән артык бала ял итәчәк

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Җәйге каникуллар чорында Татарстанда 844 көндезге мәктәп яны лагерында 55 966 бала 21 көн, ә 7 көнлек көндезге 16 лагерьда 624 бала һәм 601 хезмәт һәм ял лагерында 11 316 балигъ булмаган балага ял оештыру планлаштырыла.

Беренче лагерьлар- 225 көндезге мәктәп яны лагеренда 20 016 бала һәм 218 хезмәт һәм ял лагерьларында 3 345 балигъ булмаган бала өчен 26 майда Баулы, Югары Ослан, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Спас районнарында, шулай ук Казанда, Яр Чаллыда ачыла.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында барлык көндезге мәктәп яны лагерьларында «Содружество Орлят России» тематик профильле сменалар гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International