Бөтенроссия Президент спорт уеннарының төбәк этабы Зәйдә узачак

2025 елның 27 мае, сишәмбе

29 майдан 31 майга кадәр Зәй районында Бөтенроссия Президент спорт уеннарының төбәк этабы узачак. Ярышларда Ютазы, Зәй, Теләче, Түбән Кама, Бөгелмә, Тукай, Нурлат районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 12 команда составында 144 укучы катнашачак.

Ярышлар программасына түбәндәге спорт төрләре керә: баскетбол («баскетбол 3х3»), волейбол (катнаш команда), җиңел атлетика, өстәл теннисы, футбол (дисциплина «мини-футбол» - футбол 5х5), өстәмә программа: шахмат.

Ярышларда җиңүчеләр республиканы ил финалында тәкъдим итәчәк һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү чараларын оештыруда җаваплы педагогларны бүләкләү мөмкинлегенә ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International