“Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү” дигән республикакүләм методик семинар үтә

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары һәм укучылары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча “Ак халатлы фәрештәләр – 2013” III республика олимпиадасы уза. Әлеге чара кысаларында “Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү” дигән II республикакүләм методик семинары үтә.
Семинар да, олимпиада да “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Законын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International