Быел һәр бишенче вузның эшчәнлеге сыйфатсыз дип табылган. “Кара исемлек”тә Татарстан вузлары да бар.
Тикшерү күрсәткәнчә, Россия вузларының – 18,4, филиалларның 20,4 процентының күрсәткечләре куандырмый. Узган ел илдә 30 университет һәм 260 филиал “фаш ителгән” иде. Быел беренче тапкыр дәүләтнеке булмаган уку йортларын да иләк аша уздырдылар. Аларның 35 процентында кимчелекләр ачыкланган. Ә дәүләти уку йортларында бу сан – 7,5 процент. Билгеле булганча, рейтинг белем бирү, фәнни-тикшеренү, халыкара, финанс-икътисад эшчәнлеге, вузның инфраструктурасы, мөгаллимнәр арасында фән кандидатлары, докторларының саны, яшь белгечләрнең эшкә урнашуы кебек күрсәткечләр буенча төзелә. Соңгысына әле быел гына игътибар итә башладылар.
Дөрес, былтыр кайбер университет җитәкчеләре арасында эшчәнлекне бәяләү алымнары белән килешмәүчеләр дә булды. Быелгы исемлек берникадәр камилләшсә дә, белгечләр гомуми төркемдә барлык уку йортлары өчен дә бертөрле таләпләр куелудан канәгать түгел. Алар фикеренчә, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге югары уку йортына бер үк төрле коэффициентлар кую кирәкми. Аннан фәлән квадрат мәйдан, фәлән кадәр чит ил студенты булырга тиеш, фәнни эшләр күләме дигән таләпләр дә чынбарлыкка туры килеп бетми. Саннарны тикшергәнче, күбрәк сыйфат мәсьәләсенә игътибар итсәләр, күпкә отышлы булыр иде.
Узган ел Татарстанда 3 федераль вуз һәм 14 филиалның эшчәнлеге нәтиҗәсез дип табылган иде. Быел исә бездәге уку йортларындагы җитешсезлекләр 20,5 процентны тәшкил итсә, Мәскәүдә ул – 23,7, Санкт-Петербургта 30 процентка җитә. Татарстанда барлыгы 23 вуз һәм 50 филиалны тикшергәннәр. Бары тик Кама сәнгать- дизайн, Россия ислам, Казан менеджмент институтлары гына үзләре турында мәгълүмат тапшырмаган. Гомумән, ил буенча вузларның 11,5 проценты бу тикшерүдән читтә калган. Андыйлар турында министрлык Рособрнадзорга шикаять язган. Ә тикшерү нәтиҗәләре буенча республикада 2 дәүләти вуз һәм дәүләтнеке булмаган уку йортларының 13 филиалы “кара исемлек”кә кертелгән. Болар – Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте һәм Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтлары, Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиянең Әлмәттәге институты, социаль белем бирү академиясенең Буа, Арча, Алабуга, Тәтеш, Россия халыкара туризм академиясенең Идел-Кама, социаль-гуманитар белем бирү институтының Алабуга, Чаллы филиаллары, заманча гуманитар һәм хезмәт һәм социаль бәйләнешләр академияләренең Казан филиаллары, Көнчыгыш икътисад-юридик гуманитар академиясенең Чаллы институты, Мәскәү социаль-гуманитар институтның Казан филиалы. Моннан тыш 2016 елда Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетының Чаллы филиалының ябылуы, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетының (КАИ) Бөгелмә филиалы, Казан дәүләт аграр университетын үзгәрешләр көтә. Соңгысын Казан дәүләт ветеринария медицинасы университеты белән берләштерү планнары бар.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, студентлар саны 500дән дә ким булмаган филиаллар булмаска тиеш, дигән иде. “Без нәтиҗәсез эшләүче филиаллар белән көрәшеп калмыйча, республика карамагындагы начар күрсәткечләргә ия булган вузларның язмышын да билгелибез”, – ди министр. Чаллы сәүдә-технология институты ректоры Виктор Суворов белдергәнчә, аларның “кара исемлек”кә эләгүенә вузда чит ил студентлары 5-7 проценттан да ким укымаска тиеш, дигән таләп сәбәпче. “Рособрнадзордан аккредитация мәсьәләсе буенча килгәч, алар бездәге үсешне Мәскәү дәүләт университетында да күрмәдек, дип бәяләделәр. Тик менә чит ил студентларының санын билгеләүче күрсәткеч керткәннәр. Республика карамагындагы норматив-финанслар 2-3 тапкыр ким булганда вузда алар каян булсын? Бирелгән ул акчага болай да ничек кирәк-алай белем бирү процессын алып барабыз. Чит ил студентларын кабул итә, үземнекеләрне анда җибәрә дә алмыйм. Монда мәгънә дә күрмим”, – ди ректор ризасызлык белдереп.
Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов белдергәнчә, начар исемлеккә эләгүчеләрнең киләчәктә кимчелекләрне бетереп, төзәлү мөмкинлеге бар. Җитешсезлекләре табылган вузлар мәсьәләсе тагын бер кат ноябрь аенда ведомствоара комиссиядә тикшереләчәк. Менә шуннан соң гына ахыргы нәтиҗәләр билгеле булачак.