Татарстанда Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны арткан

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Быел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 558 укучы катнашты, шуларның 55 укучы җиңүче һәм 210 укучы призер булды. Бу былтыргыга караганда 21 призлы урынга күбрәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын бүләкләү тантанасында белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп, муниципаль, республика һәм йомгаклау этабында барлыгы 12 меңнән артык укучы катнашты.

Министр сүзләренә караганда, быел Татарстанда өч фән буенча (сәнгать (ХК), рус теле һәм хезмәт (технология) Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләргә һәм призерларга түләү өчен барлыгы 32 млн сум акча бүленгән.

Быел җиңүчеләр һәм призерларны 160 укытучы әзерләде. Аларның һәркайсы үзе әзерләгән җиңүче һәм призер өчен 86 мең сум алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International