Татарстанда «Педагог-психолог» республика конкурсына йомгак ясадылар

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

31 майда Казанда «Педагог-психолог» республика конкурсы финалы булды. Чараны РФ мәгариф системасында психологик-педагогик ярдәмне үстерү буенча Федераль координация үзәге җитәкчесе урынбасары, психология фәннәре кандидаты Ольга Юрчук ачты. Катнашучыларны шулай ук КФУның Психология һәм мәгариф институты педагогика психологиясе кафедрасы мөдире, мәгариф системасында баш штаттан тыш эксперт-психолог, психология фәннәре кандидаты Ирина Лушпаева сәламләде.

Финалга сынауларда катнашкан 11 конкурсант үтте. Алар мастер-класслар тәкъдим иттеләр, бирелгән кейс буенча консультация уздырдылар, жюри сорауларына блиц-интервью форматында җавап бирделәр.

Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча финалистлар дипломнары Светлана Нурмәтовага( Әгерҗе шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-психологы), Елена Хафизовага ( Азнакай районының 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-психологы) , Светлана Дергачевага (Әлмәт районының 10 нчы лицее педагог-психологы), Дарья Шулаевага (Яшел Үзән районының Осиноводагы “Аленушка” катнаш төрдәге балалар бакчасы педагог-психологы), Ләйсән Әхмәтҗановага ( Казан шәһәренең катнаш төрдәге 407 нче балалар бакчасы педагог-психологы), Лилия Фатыйховага (Казан шәһәренең 30 нчы номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-психологы) тапшырылды.

Конкурста җиңүчеләргә сертификатлары тапшырылды: 1 урын - 50 000,

2 урын - 40 000, 3 урын - 30 000

Җиңүче Татарстанны «Педагог-психолог» конкурсының федераль этабында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International