"Профессионалитет" федераль проектында 2026 елда Татарстаннан 18 көллият катнашачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.
Аерым алганда, быел проектта Сарман аграр һәм Арча педагогика көллиятләре катнашачак, ә киләсе елда - Казан педагогика һәм авиация-техника көллиятләре.
2026 елда Татарстанда машина төзелеше өлкәсендә биш «Профессионалитет» кластеры эшләячәк, өчәр - авыл хуҗалыгы, туризм һәм хезмәт күрсәтү тармакларында, икешәр - ягулык-энергетика комплексы һәм педагогика өлкәләрендә, берешәр - химия тармагында, металлургия һәм креатив индустрияләрдә, дип өстәде Поминов.
Проектның максаты - белгечләрне конкрет эш урынында эшләүгә беренче көннән әзерләү, җитештерүгә чыгу вакытын кыскарту.
Бүгенге көндә Россиянең 81 төбәгендә 493 белем-җитештерү кластеры булдырылган, аларда 24 тармак юнәлеше буенча 1,8 млн студент белем ала.