Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Морозов Александр Юрьевичны 65 яшьлек юбилее белән котлады. Александр Юрьевич бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган. Ул география-биология белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасына, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» дигән мактау билгесенә ия. Александр Юрьевич Казанның Вахитов районы мәгариф системасында 40 елдан артык эшли, шуның 35 елын 3нче гимназия директоры вазифасында.
А.Ю. Морозовның абруе Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында бик югары, ул шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары директорлар советы составына керә.