Тарих, әдәбият һәм химия буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

23 майдан тарих, әдәбият, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды.

Химия буенча БДИны 23 майда 2154 укучы тапшырды (2024 елда - 1936). 2 чыгарылыш сыйныф укучысы җитди сәбәп белән имтиханны тэшләп бетерә алмады (18 июньдә резерв көненә кертеләләр).

Химия буенча БДИның уртача баллы 69,43 тәшкил итте (2024елда - 67,57). Йөз баллчылар саны - 114 (5,3%) (2024елда - 49).

Әдәбият буенча БДИны 23 майда 644 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2024 елда - 742).

Әдәбият буенча уртача БДИ баллы 74,22 тәшкил итте (2024елда - 77,93). Йөз баллчылар саны - 80 (2024елда - 109). Минималь бусаганы 32 балл 7 (1%) катнашучы узмады.

Тарих буенча БДИны 23 майда 1404 укучы тапшырды (2024 елда - 1428). 3 чыгарылыш сыйныф укучысы җитди сәбәп белән имтиханны тәмамламадылар (18 июньнең резерв көненә кертеләләр)

Бер предмет буенча БДИ нәтиҗәсен яхшыртырга теләүчеләр моны 3 июльдә (химия, әдәбият) яки 4 июльдә (тарих) эшли алачак. Шул ук вакытта беренче нәтиҗә юкка чыгарылачак.

Имтихан тапшыручыларны рәсми рәвештә БДИ нәтиҗәләре белән таныштыру 5 июньдә үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International