Казанда «Аквамарин» торак комплексында 220 урынлык балалар бакчасы төзелә

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Казанның Идел буе районында урнашкан  33 нче хәрби шәһәрчегендә 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелә. 3,8 мең кв. м. мәйданлы бинада 3-7 яшьлек балалар өчен 16 төркем булачак. Төзелешне 1 августка тәмамлау планлаштырыла. Бүген Казан мэры Илсур Метшин мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше барышы белән танышты.

Беренче катта кечкенә яшьтәге төркемнәр, шулай ук ашханә, кер юу, медицина блогы һәм һәр төркем өчен аерым урамнарга чыгу юллары урнашачак.

Икенче катта кече, урта һәм әзерлек төркемнәре, методик кабинет, администрация бинасы, персонал өчен бүлмә, шулай ук музыка һәм физкультура заллары урнашачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе заманча технологик җиһазлар белән җиһазландырачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы 43 кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк. Анда 16 тәрбияче, 16 няня һәм 11 техник персонал эшләячәк.

 Төзелеш барышын шулай ук Вахитов һәм Идел буе районы башлыгы Альберт Салихов, шәһәрнең капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов та карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International