23 майдан тарих, әдәбият, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре расланды. Йөз баллчылар саны буенча Татарстан мәктәпләре арасында түбәндәге мәктәпләр лидерлар рәтендә.
Химия буенча:
Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе - 7 укучы,
Казан шәһәренең Вахитов районы Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицей - 6,
Химияне тирәнтен өйрәтүче Дубровка бистәсендәге КНИТУ филиалы - 6,
Яр Чаллы шәһәрендә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – 5 укучы ,
Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей – 3укучы,
Казанның Вахитов районындагы 131 нче лицее – 3,
Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче В.Ф.Ежков исемендәге Арчаның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе – 3 укучы .
Әдәбият буенча:
Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясе - 4 укучы,
Казан шәһәренең Яңа Савин районы А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназия – 3укусы ,
Казан шәһәренең Вахитов районындагы 96 нчы гимназия – 3 укучы.
Казанда Халыкара мәктәп укучысы Миңнегалиев Йосыф республикада тарих буенча бердәнбер йөз балл җыючы булды.