"Артек"та «От мечты к прогрессу» технологияләр фестивале старт алды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

"Артек" Халыкара балалар үзәгендә 15 июньдә «От мечты к прогрессу» технологияләр фестивале старт алды. Ул төрле тармакларда - төзелеш, авыл хуҗалыгы, космик , медицина өлкәсендә Россиядә яңа технологияләр үсешенең киләчәген карарга мөмкинлек бирәчәк. Зур интерактив күргәзмә “Урман” һәм “Кыр” балалар лагерьлары корпусларының югары катларында оештырылган.

Күргәзмә фестивальдә катнашучы компанияләрнең брендланган зоналарын берләштерде, аларда мобиль кушымталар эшләү, программалаштыру, ясалма интеллект белән эшләү буенча мастер-классларда үзеңне сынап карарга була. Шулай ук программага ачык һавада IТ-компанияләр экспертлары белән лекторияләр дә кертелгән. Цифрлы технологияләр өлкәсендә эшләүче 50 дән артык оешма фестивальнең партнерлары булды, шул исәптән вузлар һәм федераль ведомстволар да.

"Артек" Россиянең алдынгы технологик компанияләре белән актив хезмәттәшлек итә. Бу сменада катнашучыларга заманча белем бирү программаларыннан, мастер-класслардан, конкурслардан һәм тренинглардан, шулай ук өстәмә белем бирүнең башка формаларыннан файдалану мөмкинлеге бирә. Шулай итеп, үзәк балалар һәм яшүсмерләр үз сәләтләрен ачарга, киләчәктә уңышлы карьера өчен кирәкле яңа белем һәм күнекмәләр алырга мөмкин булган мәйданга әверелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International