17 июньнән 22 июньгә кадәр Татарстанда «Видимо-невидимо» проекты кысаларында мәктәп балалары тарафыннан оештырылган спектакльләр күрсәтеләчәк. Инициатор һәм оештыручы «Живой город» фонды. Проект авыл мәктәпләрендә театр иҗатын үстерүгә һәм балаларга үзләрен сәхнә сәнгате аша күрсәтү мөмкинлеге бирүгә юнәлтелгән.
Спектакль премьералары авылларда да , Казанның MOÑ профессиональ театр мәйданчыкларында да узачак.