Татарстанда ун чыгарылыш сыйныф укучысы физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИны йөз баллга тапшырган

2025 елның 20 июне, җомга

Татарстан Республикасында 19 июньдә физика һәм җәмгыять белеме буенча 2 июньдә тапшырылган имтиханнарның  нәтиҗәләре билгеле булды.  20 июньдә - Рособрнадзорның рәсми сайтында нәтиҗәләрне игълан итү һәм эшләр бланкларын  бастыруның  рәсми көне, https://checkege.rustest.ru/.

Физика буенча БДИны 2 494 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды (2024 елда - 2 094). Уртача балл 63,94 (2024 елда - 68,44). Минималь бусаганы 36 балл 29 (1,16%) чыгарылыш сыйныф укучылары уза алмаган. Физика буенча 9 укучы имтиханны 100 баллга тапшырган (2024 елда - 20).

Казан шәһәренең Вахитов районындагы 131 нче лицейның 2 укучысы  физика фәненнән 100 балл җыйган. Физика буенча БДИда берәр укучы 100-балл җыйган мәктәпләр: Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбе, Бөгелмә шәһәренең 6 нчы мәктәбе, Яшел Үзән шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей, Яшел Үзән шәһәре Советлар Союзы Герое Н.Н.Алтынов исемендәге 15 нче мәктәп, Сарман гимназиясе, Казан шәһәренең Яңа Савин районының 7 нче лицей-интернаты, КФУның IT-лицее.

Агымдагы елның 5 117 чыгарылыш сыйныф укучысы җәмгыять белеме буенча БДИ тапшырган (2024 елда - 5 194). Уртача балл 57,05 (2024 елда - 60,35). Минималь бусаганы 42 балл 751 (14,68%) чыгарылыш сыйныф укучысы узмаган. 1 укучы җәмгыять белеме буенча 100 балл алды (2024 елда - 2).

Җәмгыять белеме буенча БДИда  бердәнбер 100 балл җыйган бала Казан шәһәренең Совет районындагы 183 нче гимназиясендә укыган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International