Илкүләм проект кысаларында Татарстан мәктәпләр өчен 139 ноутбук сатып алачак

2025 елның 20 июне, җомга

«Иң яхшысы балаларга» федераль проект кысаларында Татарстан мәктәпләренә «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» (ОБЗР) кабинетлары өчен 139 ноутбук куелачак. Сатып алуга 9 млн сумнан артык акча бүленгән. Тендер турында мәгълүмат ТР сатып алулар буенча Дәүләт комитеты порталында урнаштырылган, заказчы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Техника республиканың 28 шәһәр һәм районы мәгариф учреждениеләренә биреләчәк, шул исәптән Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Яшел Үзән, Тукай, Чистай һәм башка муниципаль районнарга. Ноутбукларны китерү контракт имзаланганнан соң ике ай эчендә тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International