Югары балл алучыларның 80%ы: СИБУР-сыйныфны тәмамлаучылар ничек БДИ яулый

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Ике ел элек "Казаноргсинтез" кадрлар әзерләүдә стратегик адым ясады - Казан милли тикшеренү технология университеты каршындагы Химия лицей-интернатында профильле СИБУР-класс ачты. Беренче нәтиҗәләр көтелгәннән дә артып китте: 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 80% ы БДИны 80 баллдан югарыракка тапшырды, ә 13е - химия тармагын сайлады.

Укучылар химия буенча тирәнтен программаны өйрәнеп кенә калмый - алар даими рәвештә җитештерү мәйданчыкларына булалар, анда укыганарны ничек кулланырга икәнлеген күрәләр.

2025 елда проект сизелерлек киңәйтеләчәк: СИБУР белем бирү программалары СИБУР-сыйныфларның уку планына интеграцияләнәчәк, ә партнерлык мәктәпләре саны артачак, бу тагын да күбрәк сәләтле  мәктәп укучыларына химия тармагында эшләү өчен сыйфатлы әзерлек алырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International