Казан дәүләт медицина университетында быел "Психология" әзерлек юнәлеше ачылды. Бу хакта КДМУ ның беренче проректоры Лайсан Мөхәрәмова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Мөхәрәмова ачыклык керткәнчә, хәзер психологларга халык арасында зур ихтыяҗ бар, шуңа күрә югары уку йорты мондый белгечләр әзерләү өчен тиешле лицензия алды. Ул Казан медицина университетының конкуренциягә сәләтле программасы булачагына ышана.