Татарстанда физика һәм математиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен 1 млн сумга кадәр грантлар гамәлгә куелды

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

«Физико-математический прорыв» проекты кысаларында Татарстанда физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен грантлар булдырылды. Грантның максималь күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Грант конкурсында ике номинация каралган.

Һәр категориядә 20 җиңүчене сайлап алу күздә тотыла. Шулай итеп, программаның гомуми фонды 32 млн сум тәшкил итәчәк. Кирәкле акчалар республика бюджетыннан биреләчәк.

Грант алган мәгариф учреждениесе максатларга ирешү һәм акчалардан файдалану турында хисап тотарга тиеш булачак. Алдан билгеләнгән нәтиҗәләргә киләсе, 2026 елның 1 сентябренә ирешергә тиеш. Грантлар бирү шартларының үтәлешен тикшереп тору ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International