350 укытучы һәм 200 укучы «Физик-математик алгарыш» мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында грантлар алачак

2025 елның 11 июле, җомга

Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен Татарстан Республикасы Рщисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2024 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Иннополис университеты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Физик-математик алгарыш» масштаблы белем бирү проекты старт алды.

Проект кысаларында Татарстан укучылары арасында физика, математика, информатиканы өйрәнүне популярлаштыру, физик-математик белем дәрәҗәсен күтәрү һәм педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан, грантлар алуга конкурс нигезендә сайлап алулар үткәрелде. 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар арасында җиңүчеләрнеж исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бастырылган.

Республиканың барлыгы 350 укытучысы «Татарстан Республикасында физика, математика, информатика педагогларына ярдәм» грантына ия булачак.

Алар арасында биш елдан артык стажы булган 100 тәҗрибәле педагог, аларга 300 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган;

- стажы кимендә биш ел булган яшь педагоглар (барлыгы 150 кеше) 240 мең сум күләмендәге түләүләр алачак;

- математика түгәрәкләрендә (100 кеше) дәресләр алып баручы укытучылар 90 мең сум күләмендә түләү алачак.

Моннан тыш, физика, математика һәм информатиканы өйрәнүдәге уңышлары өчен Татарстан мәктәпләренең 200 талантлы укучысы шулай ук 50 мең сум грант алачак.

Җиңүчеләрнең исемлеге белән сайтта түбәндәге сылтамада танышырга була: https://mon.tatarstan.ru/fiziko-matematicheskiy-proriv.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International