Казанда татар һәм чуаш телләре буенча яңа үзөйрәткеч тәкъдим ителде. Чара «Ногай» кунакханә комплексының “Тукай” залында узды.
Татар телендә әлеге үзөйрәткечнең үзенчәлеге шунда , Арзамазов татар телен китапны язу алдыннан мөстәкыйль рәвештә нольдән үзе өйрәнгән. Видеода, акцент белән булса да, филологның шактый иркен татарча сөйләшүе ишетелә.
Җыентык составында «кызыклы текстлар» һәм тел белгечләре фикеренчә, татар мәдәниятен гәүдәләндерүче исемнәр бар. Мондый классиклар арасында, мәсәлән, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Әмирхан Еники, Салават Фәтхетдинов һәм хәтта Элвин Грей да бар.
2023 елда Арзамазов җитәкли торган лаборатория хезмәткәре Максим Кузнецов татар теле буенча беренче үзөйрәткечне чыгарган иде. Кузнецов сүзләренчә, алар бер –берсеннән аерылып тора.
Әлбәттә, дип билгеләп үтте “Татар китап нәшрияты” генераль директоры Илдар Сәгъдәшин, татар телен үзлегеннән өйрәнүчеләр чуаш теленә караганда күбрәк (чуаш теле буенча 1150 үзөйрәткеч чыгарылган). Китаплар мәктәпләр, балалар бакчалары һәм китапханәләргә таратылачак. Алар шулай ук сатуга да чыгачак. Электрон версиясе белән нәшрият сайтында танышырга мөмкин.