Якшәмбе көнне, 13 июльдә, Татарстанда Президент академиясенең XIII халыкара Җәйге кампусы старт алды. Ул Россиядә студентлар өчен ел саен уздырыла торган иң эре мәгариф форумнарының берсе. Проект РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм ТР Хөкүмәте белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елда форумда Россия төбәкләреннән һәм дустанә дәүләтләрдән 190 студент катнашты. Алар арасында - Мәскәү кампусы һәм академия филиаллары, Татарстан югары уку йортлары студентлары, шулай ук яңа регионнар һәм чит ил университетлары-партнерлары вәкилләре.
Быел форумның темасы - "Безнең заман геройлары", ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Атна дәвамында катнашучылар дәүләт эшлеклеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, фән, мәдәният, бизнес һәм хакимият органнары вәкилләре белән очрашачак.
Чараның программасына лекцияләр, мастер-класслар, проектлы команда эше, иҗади һәм спорт вакыйгалары, шулай ук Татарстан буенча экскурсияләр кертелгән. Катнашучылар 12 командага бүленгән, аларның һәрберсе Президент академиясен тәмамлаучы- остазлар җитәкчелегендә эшли. Чакырылган спикерлар арасында – ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Герое, “Геройлар вакыты” Президент программасында катнашучы Андрей Митяшин, Россия Федерациясе сенаторы, гроссмейстер Сергей Карякин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Мария Бутина һәм башкалар.