"РФда мәгариф турында" гы закон урта гомуми белем алу мөмкинлеген гарантияли. Шуңа күрә 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту, мәктәптә буш урыннар булганда, хокук бозу булып тора, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
"Мәктәпләрдә буш урыннар булганда теләге булган балалар укуларын дәвам итәргә тиеш. 10 нчы сыйныфка шәхси сайлап алу аерым предметларны тирәнтен өйрәнү яки профильле укыту булган оешмаларда гына рөхсәт ителә. Шәхси сайлап алу тәртибе үтә күренмәле һәм регламентланган булырга тиеш, - диелә "Татар-информ" өчен әзерләнгән ведомство хәбәрендә.
Министрлыкта ачыклауларынча, сайланган мәктәптә урыннар булмаганда, мәгариф идарәсе органнары башка территориаль яктан мөмкин булган мәктәптә урын бирергә тиеш.
10 нчы сыйныфка кабул итүгә баш тарткан очракта, ата-аналар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаментына 8 (843) 237-74-65 һәм 237-74-84 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, мөрәҗәгатьләрне интернет-портал аша да җибәрергә мөмкин: https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm. Хәбәрне шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми төркемдә калдырырга мөмкин: https://vk.com/obrnadzor_tatarstan.