Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Быел Татарстанда 450 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Узган ел төбәктә әлеге категориянең 621 вәкиле тораклы булгаы. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VII чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышында хәбәр итте.

«2013 елдан 2024 елга кадәр махсуслаштырылган торак фондыннан 5,3 меңнән артык ятим торак белән тәэмин ителгән», - дип сөйләде ул.

Һадиуллин илкүләм проектлар, РФ Мәгариф министрлыгы программалары, шулай ук республика җитәкчелеге карарлары кысаларында узган ел 17 мәгариф объекты файдалануга тапшырылды, дип өстәде. Моннан тыш, 180 мәгариф оешмасы капиталь ремонтланган.

Быелдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» һәм «Кадрлар» илкүләм проектларында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International