Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Азнакайда “Киләчәк” республика программасы кысаларында зона семинары узды
2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Азнакай шәһәренең 13 нче “Миләшкәй” балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Татарстанда “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты эшләнде һәм ул узган елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлады.
– Әлеге программаның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшергә өйрәтү, – ди Азнакай мәгълүмати-методик үзәк методисты Эльвира Сәитова. – Бүгенге көндә районыбызда 58 балалар бакчасы эшли. Анда 4121 бала йөри, шундый 3 меңнән артыгы – татарлар. Шуңа күрә бездә татар телен өйрәнү артык авыр бирелми дияр идем.
Укыту-методик комплектына рәсемле дәфтәрләр, кызыклы аудио-видиеоматериаллар кергән. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен методик кулланмалар бар. Балалар бакчалары мультимедиа проекторлары, ноутбук һәм экраннар белән җиһазлана.
– Яңа методика сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән. Дәресләр балаларга хәзер җиңелрәк бирелә, кызыксындыру чаралары күп. Аеруча алар татарча мультфильмнарны яратып карыйлар, әкиятләрне йотлыгып тыңлыйлар, – ди 12 нче "Росинка" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Хаҗиева.
Семинарда катнашкан Баулы һәм Лениногорск районнары вәкилләре "Миләшкәй" балалар бакчасы буйлап сәяхәт кылганда, биредәге татар мөхитенең, милли рухның хөкем сөрүенә соклануларын белдерделәр. Төркемнәрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган почмаклар урын алган. Ә туган якны өйрәнү музей-бүлмәсе – тәрбиячеләргә занятиеләр үткәрү, балаларны борынгы традицияләребез белән таныштыру өчен искиткеч урын.
– Бакчабызда ун төркем эшли, шуның икесе – татар. Аларга ата-аналар балаларын бик теләп бирәләр, аеруча катнаш никахлы гаиләләр балаларының татарча да белүен тели. Ә саф татар балаларын исә русча сөйләшергә өйрәтәбез, – ди балалар бакчасы мөдире Әлфия Шәфыйгуллина.
Остаханә дәресе барышында әрмән, рус, татар балалары сорауларга бертигез дәрәҗәдә дөрес җавап бирде.
– Бездә күпчелек татар гаиләләрендә дә русча сөйләшәләр, шуңа белем бирү Азнакайга караганда бераз катлаулырак, – ди Лениногорск шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы хезмәткәре Минзилә Мөгыйнова. – Әмма ата-аналар яңа методиканы җылы кабул иттеләр. Мин алар һәм балалар арасында бәйгеләр оештырам, әнә шулай телне бергәләп өйрәнәбез.
Баулының 1 нче балалар бакчасы мөдире Гөлнара Садыйкова да ата-аналар белән бу яктан килешеп эшләүләре хакында әйтте.
Яңа укыту-методик комплектына нигезләнеп белем бирү балаларның сүз байлыгын арттыра, хәтерләрен яхшырта, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Күптеллелекнең уңай яклары галимнәр тарафыннан да расланган. Әмма һәр яңалык – ул сынау, табышлар һәм ялгышлар да. Шулай очрашып, тәҗрибә уртаклашу бу мәсьәләдә күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Космонавтика көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
10
апрель, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов: Икътисадның тотрыклы үсеше югары квалификацияле белгечләрдән һәм фәнни базадан башка мөмкин түгел
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков университет технологик эшкуарлыгының экосистемасы вәкилләре белән очрашты.
Татарстанның югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләре нә илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сум акча тотылган
Татарстанның университетлары һәм фәнни учреждениеләренә 2025 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган яңа илкүләм проектлар буенча 3,2 млрд сумга якын акча тотылган.
Татарстан мәктәпләре космоска багышланган «Белем» квизына кушылды
Татарстанның 1,5 мең мәктәбендә “Гагарин атналыгы” кысаларында “Белем” Россия җәмгыятенең тематик квизы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз