Лениногорскиның үзәк китапханәсендә – робот

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
Лениногорскиның үзәк китапханәсендә гадәти булмаган хезмәткәр – робот пәйда булган. Ул китапханәгә килүчеләр өчен кызыклы экскурсия уздырырга яки бик теләп китаплар турында сөйләргә, хәтта әдәби чаралар уздырырга да әзер.
Аның аяклары урынында – тәгәрмәчләр, күзе – гади видеокамера. Дөрес, аның белән кеше идарә итә. Система администраторы Марат Хәйруллин тиешле команда бирмәсә, мәгълүматларны хәтеренә кертмәсә, ул сөйли дә, урыныннан да кузгала алмас иде. Китапханә хезмәткәрләре әйтүенчә, робот белән танышучыларга ул бик ошаган, кызыксынып, китапханәгә килүчеләрнең саны да артыр, дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International