Җәйге лагерьларда ял итүче Казанның 300дән артык укучысы "Киләчәкне сайлыйм" профориентация проектында катнашты. Инициатива кысаларында балалар җиңел сәнәгать предприятиеләрендә һәм технологик мәйданчыкларда булдылар, анда заманча һөнәрләр һәм кирәкле тармаклар турында белделәр.
Экскурсияләр Данилов мануфактурасы, Peppy Woolton, Natural Advance, "Элекон" заводы һәм "Искра-Волга" технопаркында узды. Балалар эскизлар эшләүдән башлап әзер продукция чыгаруга кадәр тулы җитештерү циклын күрделәр.
“ЛЕТО” республика үзәге директоры Нина Шимина сүзләренә караганда, мондый сәфәрләр укучыларга җәй көне вакытны күңелле уздырырга гына түгел, булачак һөнәрне сайлау турында җитди уйланырга да мөмкинлек бирә. Ул проект партнерларына укучыларга җитештерү процессын күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.
Проектның киләсе этабы көзен булачак, балалар Татарстанның башка алдынгы предприятиеләре белән таныша алачаклар.