13 августта Татартсанда “Белем” Мәгариф музеен ачу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Халык укытучылары һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашында КФУда узачак. Шулай ук Рөстәм Миңнехановның республиканың яшь педагоглары һәм галимнәре белән очрашуы да планлаштырыла.
Мәгариф музее Татарстан Республикасында 2023 елда игълан ителгән педагог һәм остаз елы кысаларында педагогның абруен һәм статусын күтәрүгә ярдәм итүче чаралар планы нигезендә төзелде.
Музей булдыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 110 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
Хәзер «Белем» Татарстан Республикасы Мәгариф музее Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 адресы буенча урнашкан.