2025/26 уку елын башлау һәм төгәлләүнең даталары тәкъдим ителде

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елында укытуны оештыру графигы буенча тәкъдимнәр җибәрде. Документ белем бирү процессына бердәм якын килүне, санитария нормаларын үтәүне һәм укучыларның арыганлыгын кисәтүне тәэмин итәргә тиеш.

Документ чирекләр буенча да, триместрлар буенча да укытуны оештыруны күздә тота.

Яңа уку елы 1 сентябрьдә башланачак һәм 26 майда тәмамланачак.

Көзге, кышкы, язгы каникуллар 7 көннән дә ким булмаска тиеш.

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар ясарга тәкъдим ителә

Февральдә - кимендә 7 көн.

Җәйге каникуллар 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International