Татарстанның Биектау районы Чернышевка авылында Михаил Скрементов исемендәге яңартылган мәктәп ачылды. 1989 елда төзелгән бинада беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелде.
Тантанада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.
Мәктәп Каймар авылында туган Дан орденнарының тулы кавалеры Михаил Никифорович Скрементов исемен йөртә.