Бүген Татарстан башкаласында Казан дәүләт аграр университетының яңа тулай торагы ачылды. Ул 634 урынга исәпләнгән. Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казан дәүләт аграр университеты Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә эшли.
Лут өстәп әйткәнчә, тулай торакның булуы мәгарифнең теләсә кайсы юнәлеше өчен мөһим, әмма агросәнәгать комплексы өчен төп бурычларның берсе булып тора.
Исегезгә төшерәбез, быел КДАУны үзгәртеп кору булды - аңа Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты кушылды. Шул ук вакытта учреждениеләр үзләренең исемнәрен саклап калганнар.
«Студентлар йорты N2» символик ачкычын Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриевка тапшырдылар.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.