Татарстанда 2026 елда «Физик-математик алгарыш» проектына 233 млн сум юнәлдереләчәк

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

"Физик-математик алгарыш" проекты Татарстанда 2026 елда 233 млн сум күләмендә финанслау белән дәвам итәчәк.

Проект Татарстанда 2024/2025 уку елында старт алды. Аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 252 млн сумнан артык акча бүленгән: 2024 елда - 13,2 млн сум, 2025 елда - 239 млн.

Акчалар мәктәпләргә һәм укытучыларга грант ярдәме күрсәтүгә, укучыларны физика, математика һәм информатиканы өйрәнүдәге уңышлары, укытучыларны методик яктан озатып баруы өчен бүләкләүгә , шулай ук математика кабинетларын заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International