26 августта Казан шәһәренең Совет районы 95нче табигый-фәнни лицеенда үткән укытучыларның август конференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Укытучыларга дәүләт һәм ведомство бүләкләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицееның тарих укытучысы Гүзәл Дусталевага, Казанның Идел буе районындагы Россия Герое Д.Р. Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Хөсәеновага бирелде.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеме Казан шәһәре Совет районының 11 нче номерлы күппрофильле лицееның хезмәт укытучысы Торговкина Ләйлә Илгиз кызына бирелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен
«Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исем Казан шәһәре Мәскәү районының катнаш төрдәге 282 нче балалар бакчасы мөдире Фирания Тимерхановна Валеевага бирелде.
"Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән Казан шәһәре Идел буе районының 20 нче балалар музыка мәктәбе директоры Мария Александровна Галләмова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнар Коптелова, Авиатөзелеш районының балалар сәнгать мәктәбе директоры Людмила Стюфеева бүләкләнде.
Танылган казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” билгесе белән Казан шәһәре балалар экология-биология үзәге директоры Диләрә Нургаен кызы Галиева бүләкләнде.
Намуслы хезмәтләре, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм Казан шәһәренең үсеп килүче буынын лаеклы тәрбияләүгә зур өлеш кертүләре өчен Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 37 нче гимназиясенең туган тел укытучысы Гөлүсә Рәшит кызы Денисова, Казанның Киров районы А.И. Чехов исемендәге 67 нче хәрби-патриотик белем бирү үзәге Ватаны иминлеге һәм яклау нигезләрен оештыручы-укытучы Дмитрий Владимирович Карзевич һ.б.лар бүләкләнде.