«Безнең яңа укытучы» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алу башланды

2025 елның 29 августы, җомга

Педагогика хезмәткәрләренең кадрлар кытлыгын чишү һәм кадрлар составын саклап калу максатларында гомуми белем бирү оешмаларында «Безнең яңа укытучы» грантын алуга конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлана.

Грантны алуга конкурста Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы  муниципаль гомуми белем бирү оешмалары һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмалары укытучылары  катнаша ала, алар грант алу вакытына 35 яшькә җитмәгән һәм укытучы стажына ия булырга тиешләр. Моннан тыш, укытучы  "Безнең яңа укытучы" грантын алмаган булырга тиеш.

Грантның гамәлдә булу вакыты: 3 ел.

Грантны түләү срогы: җәйге чорны исәпкә алмыйча  (июнь-август)  27 ай. Грант алучылар саны: елга 200 кеше.

Грантны түләү күләме: 10 000 мең сум.

Бер грант алучыга түләү суммасы: бер уку елы дәвамында 90 мең сум.

Конкурста катнашуга өчен гаризалар мәгариф бүлекләрендә (идарәләрдә) тутырыла  һәм 2025 елның 8 сентябреннән 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International