20-22 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәренең балалар (үсмерләр) иҗаты Сараенда “Замандаш карашы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исеме астында Беренче регионара мәгариф форумы узды

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе
20-22 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәренең балалар (үсмерләр) иҗаты Сараенда “Замандаш карашы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” исеме астында Беренче регионара мәгариф форумы узды.
Форумның беренче көнендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының конституционному законодательству и государственному строительству комитеты рәисе Владимир Плигин, Мәскәү шәһәренең мәгариф Департаменты җитәкчесе Исаак Калина, Мәгарифне үстерүнең Федераль институты директоры Александр Асмолов чыгыш ясадылар.
Форумның модераторы ролен Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры киңәшчесе Валерий Хайкин башкарды.
Форумда катнашучылар Мәскәү шәһәренең балалар (үсмерләр) иҗаты Сарае эшчәнлеге белән таныштылар. Алар каршында директор Александр Шашков һәм методик үзәк директоры Нина Клёнова чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International