Татарстан Республикасы командасы укытучыларның ХХII Бөтенроссия туристик слетыннан бүләкләр белән кайтты

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

2025 елның 21-27 августында Пенза өлкәсендә, “Меридиан” спорт-савыктыру лагеренда педагогларның ХХII Бөтенроссия туристик слеты узды, анда Татарстан Республикасы җыелма командасы катнашты. 36 төбәктән 60 команда составында 400 дән артык катнашучы үзләренең спорт осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Финал этабын оештыручылар  Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Гомумроссия мәгариф һөнәр берлеге, Пенза өлкәсе Мәгариф министрлыгы.

Слет кысаларында катнашучылар шулай ук балалар-яшүсмерләр туризмын үстерү мәсьәләләренә багышланган август Бөтенроссия педсоветында булдылар, шулай ук Пенза планетариенда - дөньяда бердәнбер агач планетарийга экскурсиягә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International