2025 елның 1 сентябреннән 5 сентябренә кадәр Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков “Геройлар вакыты” махсус хәрби операциясендә катнашучылар һәм ветераннар өчен үсеш программасында белем бирү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында стажировка уза.
2 сентябрьдә Рәсим Баксиковның Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, министр урынбасарлары һәм ведомствоның структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән рәсми очрашуы булды.
Стажировка вакытында Россия Федерациясе Героеның кураторы итеп Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләнде.