Татарстанда һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” конкурсы старт ала. Аны профильле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан педагогика көллияте оештыра. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Анда 25 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Татарстан көллиятләре һәм техникумнары укытучылары һәм мастерлары катнаша ала. Конкурс ике категориядә үткәрелә – стажы бер елдан өч елга кадәр һәм өч елдан күбрәк булучылар. Сайлап алу ике этапта узачак.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган: беренче урынга - 500 мең сум, икенче урынга - 350 мең сум, өченче урынга - 250 мең сумга кадәр. Моннан тыш, махсус номинацияләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Конкурска көз көне йомгак ясалачак, бүләкләү тантанасы 1 декабрьдән дә соңга калмыйча узачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча